төче

төче
I. с. 1. Тозы аз булганга яки бөтенләй булмаганга үзенчәлекле тәмен югалткан; тозсыз. Шикәр, тоз, ачы тәмләткечләр салып әзерләнмәгән; киресе: ачы 2. Чүпрә салмыйча әзерләнгән, ачытылмаган (камыр һәм камыр ашлары тур.) 3. Шикәрле, татлы, тәмле 4. күч. Күңел болгатырлык дәрәҗәдә юмакай. Күңел болгатырлык дәрәҗәдә юмакайлыкны, үтә ягымлы, назлы булып кылануны белдерә, чагылдыра торган төче караш 5и. диал. Төчлегән 6. Күңелгә авыр, күңел болгатырлык (ис тур.) 7. и. Тормыш итү өчен җиңеллек; һәртөрле шатлык, рәхәтлек дөньяның ачысын һәм төчесе тату. ТӨЧЕ КОЙМАК – 1. Төче камырдан майга салып пешерелә торган коймак 2. күч. Күп һәм тәмле ашаучыга карата әйтелә. ТӨЧЕ КҮМӘЧ – Төче камырдан гадәттә вак-вак итеп табада пешерелә торган майлы күмәч. ТӨЧЕ ТАМЫР – Кузаклылар семь. тугайларда һәм басуларда үсә торган үлән; рус. Лакрица, Солодка. ТӨЧЕ ТОРМА – 1. Редиска 2. Гәрәнкә. ТӨЧЕ УТ (ҮЛӘН) – Бакчаларда үсә торган түгәрәк яфраклы, сары чәчәкле, төче, авыр исле үлән; Куян балтырганы. ТӨЧЕ ЧИЯ – Төче тәмле, түгәрәк сары, алсу, кызыл җимешләре чиягә охшаган һәм җылы якларда үсә торган җимеш агачы; рус. Черешня. ТӨЧЕ ТЕЛЛЕ – Бик йомшак итеп, мактап, үтә ягымлыланып, юмакайланып сөйләүче. II. ТӨЧЕ – 1. Биткә, тәнгә (бигрәк тә авыз, борын тирәләренә) чыга һәм гадәттә кутырлана торган кызгылт көрән, алсу төстәге тире авыруы (тире туберкулезының бер төре) ; рус. Волчанка, Золотуха 2. Сифилис

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужен реферат?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»